Барлык яңалыклар

Бәхетле балачак илендә

1нче июнь—Xалыкара балаларны яклау көне. Бу көн Парижда 1949нчы елның ноябрендә хатын-кызларның Халыкара демократик федерация конгрессы карары белән гамәлгә кергән. Гомумән, бу көнне төрле чаралар үтә. Кечкенәләр анда үз иҗатын күрсәтә.#Балтачрайоны, #бала, #матурлык, #чибәрлек. Теманың дәвамы сайтта:

1нче июнь—Xалыкара балаларны яклау көне. Бу көн Парижда 1949нчы елның ноябрендә хатын-кызларның Халыкара демократик федерация конгрессы карары белән гамәлгә кергән. Гомумән бу көнне төрле чаралар үтә. Кечкенәләр анда үз иҗатын күрсәтә.
Асфальтта рәсем төшергән һәр баланың дөньяга карашы, матурлыкка омтылышы шул сурәтләрдә чагыла. Кояш, әти-әни, чәчәкләр төшерүләрен психологлар яхшы күңел халәтенә тиңлиләр. Һәр баланың күңеле күтәренке булсын дип телик. Рәсемнәр юлда төшерелә, билгеле, алар озак сакланмый. Кечкенә рәссамнәргә аны төшерү мөһим. Шуңа да без, олылар, балаларның кәефләре яхшы булсын өчен тырышырга тиешбез. Бәхетле балачак бүләк иткән ата-ана үз вазифасын яхшы башкара. Балаларыбызның киләчәге тик якты, болытсыз булсын.
Читайте нас: