Барлык яңалыклар

Балтачлылар игътибарына, юлламаларны компенсацияләү программасы старт алды.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында Руссиядә балалар лагерьларына юлламаларны компенсацияләү мөмкинлеге бар.#Национальныйпроект #ТуризмИИндустрияГостеприимства #нацпроектыРБ

25нче майда Руссиядә балалар лагерьларына юлламаларны компенсацияләү программасы старт алды. Программа РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Балалар кешбэк»ы чиклдә гамәлгә ашырыла. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының иң мөһим юнәлешләреннән берсе булган максатларына ирешергә - ил эчендә сәяхәтләрнең үтемлелеген арттырырга ярдәм итәчәк. «Балалар кешбэк»ы программасы тәүлек буе эшли торган балалар лагерьларына юлламалар бәясенең 50% ына кадәр түләүне күздә тота. Баланы балалар лагерена җәй буена җибәрергә, 15 сентябрьгә кадәр кайту мөмкинлеге белән җибәрергә мөмкин булачак. «Балалар кешбэк»ы программасы кысаларында 2021 елның 25 маена кадәр балалар лагерьларына юлламаларга акча кайтару каралган, бу мөмкинлекне «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә 2021 елның 15 июненнән тормышка ашырып булачак.
25 майда балалар ялын оештыру буенча турпродукт сатып алуга киткән чыгымнарны каплау программасы эшли башлады. Программа нигезендә компенсацияне тәүлек буе эшли торган балалар лагерьларына юлламалар алучы ата-аналар ала ала. Шул ук вакытта лагерьларның урнашу урыны буенча чикләүләр юк: илнең бөтен территориясендә урнашкан лагерьларга юлламаларның бәясе каплана.
Түләү күләме юллама бәясенең 50% ына кадәр, әмма 20 мең сумнан да артмаска тиеш. Программада катнашучы лагерьлар исемлеге «мирпутешествий.рф» порталында “Блалар лагерьлары» бүлегендә урнаштырылачак. Программага меңгә якын лагерь кушылган инде, тоташтыру процессы дәвам итә, һәм Балалар кешбэк»ында катнашучылар исемлеге тулыландырылачак.
Программада дәүләт һәм коммерцияле балалар ял лагерьлары да, стационар лагерьлар да катнаша. Палаткалы, шәһәр яки көндезге лагерьлар программада катнашучыларга керми.
Бер балага йөрү саны чикләнми, теләсә кайсы сменада йөрергә була. Берничә балалы гаиләләр өчен һәр путевка бәясенең 50% ына кадәр кире кайтарырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, барлык юлламаларны да «Мир» картасы белән түләргә мөмкин булачак - транзакцияләр санына чикләүләр юк. Балаларның яше дә мөһим түгел.
Кешбэклы балалар лагерына турпутевкалар алу өчен түбәндәге гамәлләрне башкару мөһим:
1) «мирпутешествий.рф» порталына керергә
2) тиешле сылтама буенча күчеп, "Мир" картасын теркәргә яисә тикшерергә
3) «мирпутешествий.рф» порталында балалар лагерена юллама сайларга
4) сайлап алынган путевкага түләү формасына күчәргә, аны лояльлек программасында теркәлгән «Мир» картасы аша түләргә. Кешбэк алу өчен юлламаның бөтен бәясен бер түләү белән түләргә кирәк.
5) программа буенча кешбэк картага автомат рәвештә 5 көн дәвамында күчереләчәк.
Балалар лагерьларына юлламалар бәясенең 50% ына кадәр (әмма 20 мең сумнан да артмаган) «Балалар кешбэк» программасы стартына кадәр, ягъни 25нче майга кадәр путевкалар сатып алучылар да кире кайтара ала. Тиешле гаризаларны 15нче июньнән „Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тапшырырга мөмкин булачак.
«Без балалар туристик кешбэкын эшләтеп җибәргәнче юлламалар алган кешеләргә чыгымнарны каплау алгоритмын эшләдек. Инде сатып алынган юлламалар буенча акчаларны кире кайтару программасы 15 июньнән башлана һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк",—диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
Русиянең балалар лагерьларына юлламалар бәясен компенсацияләү буенча сораулары булган һәркем . +7 800 2003411 кайнар элемтә телефон номеры буенча шалтыратып барлык сорауларга да җавап алачак.
Тулырак мәълүманты https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/101703 сылтанмасы аша алу мөмкинлеге бар.
Читайте нас: