Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
1 август 2018, 17:30

Балтачның „Яшь спецназчы”лары „Алтын башак”ка җыелды

Югары Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” җәйге ял һәм савыктыру лагеренда өченче агым башланды. Профильле агымда 40 бала ял итә.

Югары Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” җәйге ял һәм савыктыру лагеренда өченче агым башланды. Профильле агымда 40 бала ял итә.
Аны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район мәгариф бүлеге методисты Лариса Карамова, лагерь начальнигы Ришат Хиҗәповлар катнашты.
Җиде яшьтән алып унибиш яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр нигездә аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән малайлар һәм кызлар. Район җитәкчелеге алмаш буын вәкилләре тормышка лаеклы әзерлек белән аяк бассын өчен мөмкин булганның барын да эши. Лариса Фәнәви кызы белдерүенчә, өченче агымны оештыруга муниципаль бюджеттан 215 мең сумнан артык күләмдә акча бүленгән. Агым тәҗрибәле, әзерлекле белгечләр белән тулысынча комплектланган.
Ундүрт көн дәвам итәчәк агым барышында ял итүче „Яшь спецназчы”лар хәрби тормышның башлангыч нигезләрен үзләштерәчәкләр, тулы программа буенча шөгыльләнәчәкләр. Ришат Нурихан улы ял итүчеләргә алда „Яшьлек” физкультура һәм савыктыру комплексына сәяхәт һәм анда төрле чараларда катнашу, шулай ук лагерьдан читтә, кыр шартларында төрле бәйгеләр оештырылачагы хакында әйтте.
Тантанада катнашкан кунаклар „Десантчылар” һәм „Моряклар” взводларына тупланган малай һәм кызларның санаулы көннәр эчендә үзләштергән яхшы сыйфатларны (командаларны дөрес үтәү, стройда йөрү, стройда җырлау һәм башкалар) уңай яктан билгеләделәр һәм сәламәтлек, күңелле ял теләделәр.
Читайте нас: