Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
7 февраль 2022, 17:23

"Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате

Тушкыр авыл китапханәсендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында чара үтте.

"Кызыл китап"та сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр исемлеге теркәлгән. Әлеге документта аларның торышы турында актуаль мәгълүмат бар, аның нигезендә сирәк төрләрне саклау һәм торгызу буенча гамәли чаралар юнәлеше бирелә. Тушкыр авыл китапханәсендә "Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате узды. Мондый чаралар укучыларны "Кызыл китап" турында, "Кызыл китап"ка кертелгән хайваннар турында күзаллау формалаштырырга ярдәм итә. Күпчелек хайваннар һәм үсемлекләрнең ни сәбәпле китап битләренә эләгүе турында төшенчә бирәләр. Балаларның туган якның хайваннар дөньясы турындагы белемнәрен киңәйтәләр. Укучыларның экологик мәдәниятен тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Бөтен җан иясенә сакчыл мөнәсәбәт, гүзәллек кебек кабул итү хисе тәрбияли.

 

 

"Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате
"Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате
"Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате
"Кызыл китап буйлап сәяхәт" экология сәгате
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: