Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
28 гыйнвар 2022, 06:00

“Кышын кошларны ашатыгыз”

 Асавка авыл клубында чара үтте.21-25 гыйнварда “Кышын кошларны ашатыгыз” дигән экологик акциясенә кушылды алар..

21-25 гыйнварда “Кышын кошларны ашатыгыз” дигән экологик акция узды. Кыш - канатлы дусларыбыз өчен авыр һәм ач вакыт. Үсемлекләрнең орлыклары кар белән капланган, аларны кошларга табу кыен. Өмет җимлек ясаучы һәм кошларга салкынны кичерергә ярдәм итүче кешеләргә кала. Акциядә катнашучыларның барысы да кул астындагы материаллардан менә дигән җимлекләр ясадылар. Балалар фантазия һәм иҗат күрсәттеләр, кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә ярма, көнбагыш салдылар һәм үзләренең әзер "кош ашханәләрен" агач ботакларында элеп куйдылар. Шулай ук катнашучылар өчен «Беләсеңме син кош-кортны?» дигән викторина да үткәрелде, анда һәркем, викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен тикшерә алды.  Бар кеше бергә, елның салкын вакытында  каурыйлы дусларыга кыш чыгарга ярдәм итү  мәрхәмәтлелек билгесе. Кошлар өчен җимлекләр әзерләргә һәм аларны даими рәвештә азык белән тулыландырырга онытмас өчен мондый чараны һәр кыш саен үткәрү файдалы.

Йортта кош-корт, мал асраганда балалар аларны ашатуны гадәти итеп күрә. Йортта эт асралса, өйдә мәче булса кече чактан балалар аларны гаилә әгъзасыдай күрә. Шуңа да канатлы дуслар ярдәмгә мохтаҗ булуын мондый чаралар ачык күрсәтә. Шәфкатьле булырга этәргеч бирә.

 

“Кышын кошларны ашатыгыз”
“Кышын кошларны ашатыгыз”
“Кышын кошларны ашатыгыз”
“Кышын кошларны ашатыгыз”
“Кышын кошларны ашатыгыз”
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: