Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
22 гыйнвар 2022, 15:21

“Балыксыз кайткан юк”

Үз-үземне белгәннән башлап балык тотарга йөрдем,Рузилә Хәсәнова. Аны оста балыкчы буларак беләләр.

Төрле шөгыльне кәсеп итеп була. Матурлык күңел күтәренкелеге бирә.  Төп эштән тыш сайлаган шөгыль кәефне күтәрүе яхшы. Ә балыкчының табигатьтә ял итеп кайту рухи  азык  бирә. Моннан тыш ризык менюсын да баета. Хатын-кыз арасында балык тоту белән мавыгучылар бар, тик алар сирәк.

“Үз-үземне белгәннән башлап балык тотарга йөрдем. Абыем Ринат Галләмшин Танып елгасына гел мине үзе белән алып бара иде. Җәяүләп, велосипедта барганыбызны хәтерлим. Ул чакта балык күп иде. Браконьерлар булмагандыр, бәлки. Кармаклап әллә күпме балык тотканыбыз хәтердә. Хәзерге кебек санаулы түгел, хәер әле дә балыксыз кайтканыбыз юк. Абый хәзер Чернушка шәһәренә яши. Кунакка кайткан арада әле дә балыкка чыкмый калмыйбыз. Аңа кунакка барган арада елга-күлләрдә балык тотабыз”,— дип уртаклашты Рузилә Хәсәнова. Кыш балык тотканда термоста чәй хәстәрләп, ашарга алып бару, палаткалар корып  җайлашып балык тоту онытырлык түгел. Эшләгән җирдә балык тоту буенча ярышлар үткәрелгән. Миграциянең федераль хезмәте юнәлеше буенча балык тоту буенча төбәк ярышларында җиңү яулау якты хатирә. Районда үткән ярышлар да якты тәэссорат калдырган. Анда исә кызы Альбина да теләп катнашкан. Ул әле кечкенә кызын карау буенча ялда. Беразга балык тоту эшен туктатып торырга туры килгән. Уллары Раиль КФУ студенты. әнисе кебек үк оста балыкчы. Ерак себер тарафларында вахта ысулы белән эшләп йөрүче тормыш иптәше  Рәмил Сәетхан улы    улы хатынының мавыгуын хуплый. Кайткан арада үзе дә бу эшкә кушыла.

Рузилә Хәсәнова оста балыкчы буларак, кәсебенең нечкәлекләрен яхшы белә. Балык тотучыларга ярдәмгә махсус кибетләрдән кирәк-ярак алалар. Балык каптыру өчен камырдан әзерләп алганнары да отышлы. Иң мөһиме: нәтиҗә уңай.

—Хатын-кызның тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләренә ничек өлгерәсез? —дип кызыксындым.

—Балыкка барыр алдыннан аларны җитез генә башкарасың, ә өлгермәгәнен кайткач эшлисең. Балыкка баргач ял итәсең инде. Күңелгә ошаган эшне башкару һәрчак ял кебек бит ул, —дип бар сорауларыма берьюлы җавап алдым.

“Балыксыз кайткан юк”
“Балыксыз кайткан юк”
“Балыксыз кайткан юк”
“Балыксыз кайткан юк”
“Балыксыз кайткан юк”
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: