Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
18 гыйнвар 2022, 11:40

Балалар җимлекләр ясады

Түбән Сикияз мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан әзерләгән чара “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе кысаларныда узды.

Кыш - кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул каты суык һәм күп карлы булса. Бик күп кошлар салкыннан һәм ачлыктан үлә. Кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен чаралар уза. Түбән Сикияз мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан  әзерләгән чара “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе кысаларныда узды. Балалар җимлекләр ясаган арада кызыклы мәгълүмат белән  танышты. Аларга нинди кош-корт безнең төбәктә кышларга калуы, кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге, кышлаучы кошларны нинди азык яратуы турында сөйләделәр. Балалар кошлар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Аннары, кошлар өчен ясалган җимлекләрне элеп, аларга җимне бергәләп салдылар.

 

 

Балалар җимлекләр ясады
Балалар җимлекләр ясады
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: