Шимбә, 11 декабрьдә көндез явым - төшемсез. Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчючән булачак. Һава температурасы төнлә -9,-14°, урыны белән -15, -20°, көндез -7,-12° булуы көтелә.
Якшәмбе, 12 декабрьдә явым-төшемсез. Җил төньяктан исәчәк. Һава температурасы төнлә 15 градустан 20 градуска кадәр, урыны белән 21дән 26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары 9-14 градус салкын булуын күрсәтәчәк.