Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
16 ноябрь 2021, 09:03

Казанка авылы зираты төзекләндерелде

Көз аенда Көндәшле авыл биләмәсенә кергән, Көндәшле авылыннан унөч километр ераклыкта урнашкан Казанка авылының зираты төзекләндерелде.

Казанка авыыл зираты төзекләндерелде
Казанка авыыл зираты төзекләндерелде

 

Көз аенда Көндәшле авыл биләмәсенә кергән, Көндәшле авылыннан унөч километр ераклыкта урнашкан Казанка авылының зираты төзекләндерелде.

Авылда электр, телефон элемтәсе бар. Шулай булуга карамастан, биредә җәйге айларда нибары ике йортта, кышларын бер йортта пенсия яшендәге кешеләр яши. Урыс милләт вәкилләре көн иткән авылның мәңгелек йорты күптән төзекләндерүне сорый иде. Бу мәсьәлә, ниһаять, быел хәл ителде.

Авыл советы депутатлары, халык белән алып барылган эшчәнлек барышында әлеге мәсьәлә күтәрелде һәм хуплау тапты. Варвара Чураковага шушы авылдан чыккан халыктан акча җыю бурычын йөкләделәр. Санаулы көннәр эчендә кирәкле сумма җыелды. Бу эшкә тамырлары Казанкадан булган, мәрхүм ата-бабалары, әти-әниләре, туганнары, якыннары Казанка авылы зиратына җирләнгән кешеләр теләп кушылды. Баганалар, тимер сетка, профнастил һәм башка материаллар сатып алынды. Көннәре билгеләнеп авылда өмәләр оештырылды.

Өмәләргә Караидел районы Артакүл авылында яшәгән якташларыбыз Михаил Аксёнов, Виктор Селянин, Виталий, Александр Соколовлар, Курачтан Николай Кашин, Денис Пихтовников, Благовещеннан Иван Ковин, Базилёвкадан Андрей Бельков кайтты. Үзләренең шәхси техникасы, эш коралларын алып кайтып, зират өстендәге карт агач кәүсәләрен кисеп читкә чыгардылар, зиратны әйләнәгә баганалар утыртып сетка белән әйләндереп алдылар, профнастилдан җыйнак кына итеп капка эшләп куйдылар. Авылда әлеге вакытта гомер кичергән Вера һәм Николай Свечниковлар, олы яшьтш булуларына карамастан, чистарту эшләрендә актив булдылар.

Шушындый зур эшне башкарып чыккан казанкалыларга, авылдан читтә яшәгән якташларга рәхмәт белдерәсе килә. Теләк булганда бар эшне дә башкарып чыгарга, тормышка ашырырга була. Барысына да сәламәтлек телим.

Флүр Акберов, Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы

Автор фотолары

  

Казанка авыыл зираты төзекләндерелде
Казанка авыыл зираты төзекләндерелде
Казанка авыыл зираты төзекләндерелде
Казанка авыыл зираты төзекләндерелде
Автор:
Читайте нас: