Башкортстан федераль акчага каты коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алачак.Төбәк әлеге максатларга 13,4 млн сум күләмендә субсидия алган.
2022нче елга БР Экология министрлыгы 236 млн сумга заявка биргән. Республикада калдыкларны аерым җыю программасын тәэмин итү өчен 22 меңнән артык контейнер сатып алырга кирәк. Хәзер алар аз дигәндә 6 меңнән артык. Әлеге вакытта калдыкларны аерым җыю өчен җиһазландырылган мәйданчыклар тик 30 муниципалитетта бар. Бу юнәлештә зур эш көтә.