Иске Ямурза авылында көнкүреш каты калдыкларына атнага бер тапкыр, дүшәмбе көнне чыгаралар. Шул уңайдан Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина социаль челтәрләрдә бу төбәк халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле Сәйтәк авыл биләмәсе халкы! Үтенеп мөрәҗәгать итәм! Төзелеш чүп-чарын, агач ботакларны, терлек калдыкларын контейнерларга, мәйданчыкларга чыгармагыз. Бу калдыкларның барысы да мәйданчык янында ятачак, аларны алмаячаклар! Ә бу калдыкларны ташлаучыларны ачыклаган очракта хуҗасына административ беркетмәләр төзиячәкбез. Үз территориябезне, авылны чүпләмик! Барысы да үзебездән тора!” — дигән Эльза Сименовна.