Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 23нче октябрьдә аязлы- болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м / с, урыны белән 15-20 м/с. кадәр тизлектә исәчәк, төнлә + 4, +9 градус, көндез+8, +13 градус булачак. Автомобиль юлларының аерым урыннарында төнлә һәм иртән 500-1000 метр күренеше булган томан көтелә.
Уфада аязлы- болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан, 7-12 м / с, урыны белән 15-20 м/с. кадәр тизлектә исәчәк, төнлә + 5,+7, көндез +11,+13 градус булачак.