Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкын алдагы көннәрдә начар һава торышы күренешләре турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 21нче октябрьдә төбәк буенча урыны белән кар катыш яңгыр явуы көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык булачак.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,-7 градус, урыны белән +2, көндез 0,+5 градус булуы көтелә.