Синоптиклар фаразлавынча, илнең кайбер субъектларында термометр баганалары берьюлы алты-җиде градуска күтәреләчәк.
Атна уртасына Урал һәм Кара туфрак төбәкләрендә кискен һәм сизелерлек җылыну көтелә. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.
"Һава температурасы Үзәк кара туфрак, Липецк, Тамбов, Воронеж, Белгород, Курск өлкәләрендә сизелерлек артачак. Анда атна уртасында температура 15-18, хәтта 20 градуска кадәр күтәреләчәк", - дип сөйләгән синоптик.
Вильфанд сүзләренә караганда, инде 12 октябрьдән алты-җиде градуска һәм Уралда сизелерлек җылыну башланачак, бу антициклонның көнчыгышка күчүенә бәйле, шуңа күрә төбәк аның җылы секторында булачак. Шулай ук Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләрендә температура 11-16 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу төбәкләрдә температураның берьюлы алты-җиде градуска кискен үзгәрүе көтелә.