Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
29 сентябрь 2021, 15:58

Башкортстанда Шүлгән-таш мәгарәсе янындагы күл җир астына киткән

Башкортстанның Бөрҗән районындагы Ыгышма күле тулысынча җир астына киткән.

Бу хакта «Шүлгән таш» табигать тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Күл мәгарәдән ерак түгел җирдә урнашкан. Мондый күренеш ике тапкыр — 1921 һәм 1975 елларда күзәтелгән.

«Ничектер су киткәннән соң, күл төбендә каен һәм тал үскән. Күл су белән тула, ә агачлар грунт белән бергә өскә күтәрелә һәм җил юнәлеше буенча акрын гына йөзә башлый (башкорт телендә ығышып).  Күлнең исеме дә шуннан килә. Агачлар белән йөзүче утрауны ярга бәйләделәр", - дип хәбәр иткән экологик белем бирү, пропаганда һәм мәгълүмат секторы башлыгы Ләлә Хәйбуллина.

Тыюлык хезмәткәрләре быел күлнең китүе дә корылыкка бәйле, дип саный. Әмма бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау дәвам итә, дип яза ГОРОБЗОР.Ру

Башкортстанда Шүлгән-таш мәгарәсе янындагы күл җир астына киткән
Башкортстанда Шүлгән-таш мәгарәсе янындагы күл җир астына киткән
Автор:
Читайте нас: