Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
21 сентябрь 2021, 17:00

Чәчәкле йорт-нурлы йорт

Тучыбай авылында яшәүче Әнифә hәм Илдар Әминовлар  гаиләсе дә зур ихтирамга лаек.

Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Чәчәкле йорт-нурлы йорт

 

Тучыбай авылында яшәүче Әнифә hәм Илдар Әминовлар  гаиләсе дә зур ихтирамга лаек.

Ике кыз тәрбияләп үстерә алар.  Әнифә Әминова сатучы булып эшләп, әлеге вакытта хаклы ялда. Чәчәкләр үстерергә бик ярата ул. Бакчаларында бер генә дә чүп заты күрмәссең. Матур чәчәкләргә карап күзләр камаша.  Бу, әлбәттә, шушы йорт хуҗаларының уңганлыгы, тырышлыгы билгесе булып тора.

—Чәчәкләрне бик күптәннән үстерәбез. Аларның тирә-якны матурлап, хуш исле чәчәкләр атулары  җанга сихәт, күңелгә тынычлык бирә, —ди уңган хуҗабикә. Алар тормыш иптәше белән hәр аткан таңның кадерен белеп, гөрләтеп гомер итәләр, Мал-туар, кош-корт карыйлар. 

Әйе, уйлап карасаң, бу гүзәллекне барлыкка китерү өчен күпме көч, тырышлык, күңел җылысы сарыф ителгән. Әмма чәчәкләрнең илахи матурлыгына сокланып, барлык борчу-сагышлар югала. Менә нинди могҗизалы көчкә ия бит алар.

Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Чәчәкле йорт-нурлы йорт
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: