Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
16 сентябрь 2021, 09:20

Башкортстанда кар явуы көтелә

Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, 16-21 сентябрьдә Башкортстанда быел беренче кар явачак.

Башкортстанда кар явуы көтелә
Башкортстанда кар явуы көтелә

 

Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, 16-21 сентябрьдә Башкортстанда быел беренче кар явачак.

Синоптиклар фаразларына караганда, бу чорда төбәктә уртача һава температурасы төнлә +2дән +7 градуска кадәр, көндез +8дән +13 градуска кадәр булачак. Шулай ук төнлә -2 градуска кадәр салкыннар көтелә. Атна ахырына көндез +6 дан +11 градуска кадәр салкын булачак.

Башгидрометцентрда билгеләп үтүләренчә, бу көннәрдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә төнлә һәм иртән — кар яварга мөмкин.

 

Башкортстанда кар явуы көтелә
Башкортстанда кар явуы көтелә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: