Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
30 октябрь 2018, 15:36

Иске Тимкә авылы зираты төзекләндерелде

Богдан авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп өч ел дәвамында заявкалар җибәргән иде.

Богдан авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп өч ел дәвамында заявкалар җибәргән иде.
Узган елларда төрле сәбәпләр белән конкурс шартларын үтә алмасалар да, төшенкелеккә бирелмәделәр, агымдагы елда да халык җыенын үткәреп, хәл итәсе мәсьәләне ачыкладылар, тиешле процедураларны үттеләр. Һәм, ниһаять, Богдан авыл җирлегенә дә бу юлы бәхет елмайды — алар әзерләгән документлар пакеты каралып хупланды һәм эш башларга рөхсәт бирелде.
Иске Тимкә, Богдан авылларын берләштергән авыл җирлегендә яшәүчеләрне иң борчыган проблема — Иске Тимкә авылы зираты рәшәткәләрен яңарту иде. Җыенда уртага салып фикер алышып, килешеп, шул мәсьәләгә тукталдылар, программада катнашырга теләк белдерделәр, аның таләпләрен үтәү йөзеннән авылдашлары арасыннан иң актив кешеләрдән инициатив төркем сайладылар.
Урындагы җитәкчеләр белдерүенчә, якын кешеләре, ата-бабалары җирләнгән мәңгелек йортны тәртипкә китерү эшенә үз өлешен кертергә, акчалата һәм физик көч белән катнашырга теләүчеләр күп булган. Бу эштән авылдан читтә яшәүчеләр дә читтә калмаган.
Быелгы көздә һава шартларының уңай килеше уйланылган, планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Явымсыз көннәрдә авылда гомер иткән яше-карты өмәгә чыгып, иске рәшәткәләрне сүтеп читкә чыгаруны оештырган. Өр-яңа профильләрне буяу эшенә авылда гомер иткән төрле буын кешеләре җәлеп ителгән.
—Тендерны чикләнгән җаваплылыктагы „Башспецстрой” җәмгыяте (җитәкчесе Ильшат Рафиков) җиңде. 434 метр озынлыктагы иске рәшәткәләр халык катнашлыгында сүтеп, тазартылды. Эш өчен каралган акчага материал алынды. Авыл халкы бик актив катнашты. Бик уңган, бердәм халык яши бездә. Барысына да рәхмәтлемен. Заманча материалдан эшләнгән рәшәткәләр әйләнә-тирәгә ямь бирә. Ә авылдашларыбыз җирләнгән каберлекнең каралганлыгы шунда гомер кичергән халыкның күңелен, булмышын чагылдыра, — ди авыл җирлеге башлыгы Флария Солтанова.
Программа алдагы елларда да дәвам итәчәк. Авылларда хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Әлеге вакытта алдагы елда анда катнашуга заявкалар кабул ителә. Бу уңайдан урыннарда җыеннар үтә. Богдан авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр дә программаның авыллар торышын яхшыртуга юнәлтелгән, анда яшәгән халыкның ихтыяҗын кайгырткан чара икәнлеген аңлыйлар һәм тагын да катнашу, программа чикләрендә бер объектны эшләү теләге белән яшиләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: