Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
1 декабрь 2017, 13:06

Асылыкүлдә төньяктан очып килгән аккошлар тукталган

Декабрьга хас булмаган хәл. Асылыкүлдә, чит тарафлардан очып килгән, 56 баш аккош тукуталган.

Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы сайты мәгълүматларына сылтама белән ПРОУФУ.РУ шул хакта хәбәр итә.
Шушы көннәрдә күлдә аккошлар көтүе тукталган. Белгечләр көтүдә 56 баш аккош исәпләгән. Күл ярлары буйларында оя корып, балалар үстергән аккошлар инде күптән җылы якларга очып киткән. Белгечләр фикеренчә, кунаклар төньяк төбәкләрдән очып килеп, күлдә вакытлыча тукталган аккошлар булырга тиеш.
Кыш ашыгып килмәгәнлектән, күлне әле боз тотмаган. Асылыкүлдә вакытлыча тукталган аккошларга азык табу кыенлыгы юк. Кошларны “Асылыкүл” милли табигать паркы белгечләре күзәтү астына алган.
Читайте нас: