Җәмгыять
16 Апреля , 04:50

Нөркәнең асыл кызы

Ниятем— бер кеше гомере, бүгенге көндә Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче атаклы шәхес, шушы көннәрдә 70 яшен тутыручы Җәннәт Әсхат кызы Низамутдиноватурында сөйләү.

Нөркәнең асыл кызыНөркәнең асыл кызы
Нөркәнең асыл кызы

Аның нәсел төбе Балтач районы Нөркә авылына  барып тоташа. Мәктәп елларында  ук укучы  каникула вакытларында колхоз  эшләрендә актив катнаша. Печәнчеләр арасында да , ындыр табагында ашлык эшкәртәндә дә активистка була. 8 балага җиңел булмаган заманда  белемле,акыллы тәрбия  бирә Әсхат абый. Җәннәт 8 сыйныфны тәмамлагач туганнары янына, Целиноград шәһәренә юллана.Кем уйласын 15 яшьлек кызның гомерлек язмышы Казахстан якларында үтәр дип. Анда тормыш башкача ага.Игътисатчы һөнәлен үзләштерә.Тормыш  башыннан ук татар-башкорт халкы белән якынлаша Әсхат кызы. Эшчән-уңган кызның экономика буенча техникум тәмамларга мөмкинлеге була. Күп еллар үткәч, туган төбәген сагынып Җәннәт болай язды: “Балачагымның иң якты хәтирәләре әниемнең туган ягы Башкортостанның иң гүзәл төбәге  Балтач районының Нөркә авылы белән бәйле минем.Безгә авылда үскән  балаларга шәһәр тормышы гаҗәеп кызык та, катлаулырак тоелды. Туган йортка кайткан саен инде 70-80 яшьләр тирәсендәге тулы бер буыны гомер итә. Кай арада гомер үтеп киткән соң? Яшәлгән кебек тә түгел?   ”Низаметдинова Җәннәт Әсхат кызы бик иртә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бу якларга  килеп төпләнгән якташлары белән актив аралаша.Өч мөселман халыклары: башкорт, татар, казахларның лидерына әверелә. Целиноград шәһәрендә җирле техникумны кызыл диплом белән тәмамлый. Өлкә икмәк   продуктлары идарәлегендә эшли, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, шул ук вакытта эшли дә. Иптәшләре аның тырышлыгына, булдыклылыгына хәйран калалар. Өлкә икмәк продуктлары идарәсендә план бүлеге начальнигы булып эшли.  Аннары”Целинный” тимер юлының план-экономикасы баш плановигы булып үрнәкле хезмәт сала.  Җәннәтнең белем дәрәҗәсен аңлап алалар. Казахстан  парламентының  дәүләт Ассамблеясында җитештерү һәм эксплуатация бүлегендә таләпчән җитәкче була. Шул елларда Казахстандагы татар-башкорт хатын кызларын берләштерүче  “Дуслык”исемле татар җәмгыяви үзәген ачып җибәрә. Үзебезнең  халык вәкилләре белән дуслаша. Якташлар теләп берләшәләр. Дуслар дигәнең үзеңнең ышанычлыларыңны табарга ярдәм итә. Бар сәләтен ачып сала. Абруйлы дустың сине абруйлы итәр. Бу Җәннәт өчен  акциома булган гомер буе. Үзеңне кадерле итәсең килсә, дустыңны хөрмәт ит. Шуңа да яшьлектә дуслашканнар гомер буе бер- берсенә тугры калалар. Ике шәм яктырак яна, җылырак була.

Ханис Хаҗимов.

Автор:
Читайте нас