"Дуслар, безнең чираттагы гумконвой билгеләнгән урынга исән-имин барып җитте! Барлык посылкалар һәм җиһазлар СВОдагы якташларга тапшырылган, элемтәгә чыккан барлык кешеләр белән шәхсән очрашырга форсат туган. Егетләребез Фәрит Галимовка, Руслан Гәрәевка һәм Альберт Арслановка зур рәхмәт. Авыр хезмәтегез өчен, йөзләрчә чакрымнан йөк ташып, якташларыбызга ярдәмне шәхсән тапшырганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең миссия бик шәп үтәлде! Яклаучыларыма тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә: егетләр, без сезнең белән! Һәр хәбәр, һәр маскировкалау челтәре яки инструмент-ул туган йортның җылысы. Без сезнең белән горурланабыз, Сезгә ышанабыз һәм сезнең исән-сау кайтуыгызны бик көтәбез! Һәм, әлбәттә, Балтач районында яшәүчеләргә тирән рәхмәт сүзләре юллыйм. Бу ярдәмгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт. Безнең бердәмлек —СВОдагы якташлар өчен ышаныч һәм таяныч ул",— дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.
Якташларның җиңү белән кайтуларын һәркем ихлас көтә.
Фото-видеодан туктатылган мизгел.