Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледж җитәкчелеге уку йортында эшләп чыккан хезмәт ветераннары белән элемтәне өзми. Хәлләрен белеп, кирәк чакта ярдәм дә тәкъдим итәләр.
Шулай озак еллар тәрбияче булып эшләгән Зәлфирә Гатина белән элемтә ныклы. Кышкы бураннар булганда колледж укучылары хезмәт ветеранының йортын көрәп киткәннәр.
Укучылар тәҗрибәле кешегә олы хөрмәт күрсәтү билгесе инде бу.