"Түбәләрне вакытында кардан чистарту кирәклеге турында Иске Балтач авыл советы администрациясе көче белән күпфатирлы йортларның түбәләрен чистарту эшләре алып барыла. Чаралар кар күп яуган вакытта гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Район Хакимияте биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту бурычы аларның милекчеләрендә һәм җитәкчеләрендә булуын искәртә. Районның барлык оешма-учреждениеләрен, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамас өчен, әлеге эшләрне үз объектларында вакытында башкарырга чакырабыз. Биеклектәге эшләрне башкарганда хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәгез һәм уяу булыгыз!
Хөрмәтле район халкы!
Биналар янында йөргәндә сак булуыгызны сорыйбыз:
- Кисәтә торган тасмаларга,түбәләрнең торышына игътибар итегез;
Автомобильләрне йорт диварлары янына ук куеп тормагыз;
- Балаларны козыреклар һәм кәрнизләр астында уйнау куркынычы турында кисәтегез. Эш дәвам итә! Безнең уртак максат—хәвефсез кыш."
Социаль челтәрләрендәге сәхифә бик вакытлы. Кыш үзенчәлекле чор бит ул. Шуңа да уяу һәм сак булырга кирәк. Бигрәк тә өй түбәләреннән кояш кыздыра башлау белән кар төшкән вакытта игътибарлы булу кирәк. Кисәтеп кую бик вакытлы.