Кар явуын озак көттек. -2 градус һава торышы кинәт кенә ныклы суыклар белән алышынырга мөмкин. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе көнне үк төнгә һава температурасы -25-35 кадәр төшүе ихтимал. Тик бу озакка түгел. Ике-өч көннән соң янә -12 градус тирәсе булырга мөмкин. Шуңа суык көннәрдә җылы киенеп йөрү отышлы. Бик суык көннәргә әзер булу хәерле.