Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь , 14:40

"Түгәрәк өстәл" аларны җыйды

Балалар иҗаты үзәгендә укучылар өчен мавыктыргыч чаралар күп үтә. Шуларның берсе башкорт теле көненә багышланган түгәрәк өстәл. Чарада туган телебезнең һәм мәдәниятебезнең әһәмияте турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл үтте
Түгәрәк өстәл үтте

 Имән авылында туып-үскән күренекле якташыбыз Харисов Әхнәф Ибраһим улына аерым игътибар бирелде. Укучылар Әхнәф Ибраһим улының тормышы һәм эшчәнлеге турында бик күп мәгълүмат белделәр. Галимнең башкорт теле һәм әдәбияты үсешенә керткән өлеше, шулай ук педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак казанышлары турында фикер алыштылар. Укучылар якташыбыз турында белемнәре белән актив уртаклаштылар, аның китаплары турында сөйләделәр. Түгәрәк өстәл укучыларга башкорт теле турында күбрәк белү генә түгел, якташлары өчен дә горурлык хисе тою өчен  мөмкинлек булды.

Төпкел авылда үскән галим халык иҗаты белән бәләкәйдән кызыксынган.  Тел байлыгын, халык иҗатын саклап калуны максат итеп куйган. Күп фәнни эшләр авторы  туган тел олы хәзинә булуын эшләрендә дәлилләгән.

 

Автор:
Читайте нас