Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь , 17:12

Кулларыннан гөлләр тама

Кулларыннан гөлләр тама, диләр оста кешеләр турында. Әлфинә Латыйпова нәкъ шундыйлар исәбендә. Аны күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар.

Кулларыннан гөлләр тама
Кулларыннан гөлләр тама

Кулларыннан гөлләр тама, диләр оста кешеләр турында. Әлфинә Латыйпова нәкъ шундыйлар исәбендә. Аны күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар. Кофта, баш киеме, шәл, тапочкилар бәйләве монда  күзаллап була. Бәйләмнәре тигез, матур. Өстәлләрне бизәрдәй челтәрле салфеткалар аеруча игътибарны җәлеп итә.  Диваннарга япмалар матур, хәтта үзе  бәйләп кигән күлмәге дә килешеп тора. Кул эше белән шөгыльләнгән кеше тынычлана дигән сүз бар халыкта. Шуңа күңеле белән хатын-кыз кул эшләренә тотынадыр, ә бәлки матурлыкны үз куллары белән булдырыр өчендер. Һәр кешенең күңеленә хуш килгән эше булуы яхшы.  Ә булдыклыларның эшләренә хәйран калырлык.

Автор: Рима Валиева
Читайте нас