Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 14:10

Зарарлы гадәтләр нәтиҗәсе

"Зарарлы гадәтләр нәтиҗәсе буларак хокук бозу" темасына лекция оештырылды,

Зарарлы гадәтләр нәтиҗәсе
Зарарлы гадәтләр нәтиҗәсе

"Чиста буын-2025" ведомствоара комплекслы оператив - профилактика операциясе һәм бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Иске Балтач авылының 2нче урта мәктәбендә лекция үтте. 20нче ноябрьдә, "Зарарлы гадәтләр нәтиҗәсе буларак хокук бозу" темасына чарада Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеге инспекторы полиция лейтенанты Хөсәенова А. чыгыш ясады. Ул укучылар белән наркотикларны законсыз куллануга тискәре мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында профилактик әңгәмә үткәрде. Ул социаль челтәрләрдә балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын гамәлгә ашыру буенча гамәлләр алгоритмын, җинаятьләр кылган өчен җаваплылык, балигъ булмаганнарның җинаять һәм административ җаваплылыгы турында аңлатты. Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында оештырылган чаралар укучыларда законнар белән кызыксынуны үстерергә, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрергә, хокук өлкәсендә беренчел белемнәр тәрбияләргә ярдәм итә.

 

Автор:
Читайте нас