Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь , 13:57

Наркотикларга, тәмәке тартуга-юк

Уразай мәктәбендә мөһим әңгәмә үткәрелде. Фельдшер Йосыпова Лиана укучылар белән " Сәламәтлеккә — әйе! Наркотикларга, тәмәке тартуга-юк".

Наркотикларга, тәмәке тартуга-юк
Наркотикларга, тәмәке тартуга-юк

Чара яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм начар гадәтләрне булдырмауга юнәлдерелгән «Чиста буын -2025» акциясе кысаларында узды. Әңгәмә барышында наркотиклар һәм тәмәке куллану нәтиҗәләре, шулай ук сәламәтлекне саклауның киләчәк өчен әһәмияте турында фикер алыштылар. Лиана укучыларга файдалы мәгълүмат бирде һәм аларның сорауларына җавап бирде, сәламәтлек файдасына аңлы рәвештә сайларга ярдәм итте. Мондый инициативалар мәктәптә сәламәт мохитне сакларга һәм үсеп килүче буында үз организмына җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.

 

Автор:
Читайте нас