Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь , 11:49

Хәниф Каюмов иҗаты

Агыйдел шәһәренә Балтачта гомер иткән Хәниф Каюмов күченеп яши башлавына да бихисап вакыт үткән. Иҗатны үз иткән якташыбыз чәчмә әсәрләр яза. Бу турыда  "Тулпар" журналы журналисты Дилбәр Булатова cоциаль челтәрләрдә язган.

Хәниф Каюмов  иҗаты
Хәниф Каюмов иҗаты

 Агыйдел шәһәренең үзәк китапханәсендә "Агыйдел чишмәләре" әдәби берләшмәсе әгъзасы Хәниф Каюмов үзенең "Шәриф басуы" исемле үзнәшер китабын тәкъдим итте. Яңарак бу әсәр "Тулпар" журналында да басылып чыккан иде.
Мавыктыргыч повесть сугыш башланганнан алып 90нчы елларга кадәрге әһәмиятле тарихи чорны колачлый.
Үз әсәрендә автор безнең һәрберебезгә якын булган мәхәббәт, дуслык, тугрылык һәм сынаулар алдында ныклык темаларына мөрәҗәгать итә. Китап укучыны шул заман атмосферасына әйди, авырлыклар һәм сынаулар белән очрашкан, әмма өметләрен һәм кешелек дәрәҗәсен югалтмаган көчле кешеләрнең язмышлары белән таныштыра.
Повестьны укыгач, авторның авыл хуҗалыгы, психология буенча тирән белемгә ия булуы, үзенең кече ватанын чиксез яратуы ачыклана.
Чарага әдәби берләшмә әгъзалары, татар әдәбиятын яратучылар килде, алар авторны китабы белән котлап, иҗатына югары бәя бирделәр.
Хәниф абый шигырьләр дә яза икән. Каләмдәше Наилә Кәримова аның "Агыйдел каеннары" шигыренә музыка иҗат иткән. Җыр чарада катнашучылар өчен генә түгел, Хәниф Каюмовның үзе өчен дә көтелмәгән бүләк булды.

"Тулпар" журналының "Бәйләнешләр" төркеме

Автор:
Читайте нас