Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 16:02

Булдыклы егетләр юлга чыга

Бүген хәрби хезмәткә чакырылучылар Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озатыклды.

Булдыклы егетләр юлга чыга
Булдыклы егетләр юлга чыга

"...Һәр ир-ат өчен армиядә хезмәт итү-ул мөһим һәм җитди адым, батырлык, дисциплина һәм чын дуслык мәктәбе. Монда характер чыныга, рух ныклыгы тикшерелә һәм чын патриотлык формалаша. Без сезнең, егетләр, Ватаныбызны якларга әзер булуыгыз белән горурланабыз! Без сезнең көчегезгә, батырлыгыгызга һәм бурычка тугрылыгыгызга ышанабыз. Чын күңелдән хәрби хезмәткә чакырылучыларга ныклы сәламәтлек, ныклык, хәрби фәнне үзләштерүдә уңышлар һәм янәшәдәге тугры дуслар телибез! Хезмәт уңышлы булсын, ә өйгә кайту – озак көтелгән һәм шатлыклы булсын. Өйгә исән-сау, таза, ир-егет булып кайтыгыз!",—дип район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

 

Автор:
Читайте нас