Гаилә уеннарында Балтач районы исеменнән Светлана һәм Нәфис Суфияновлар гаиләсе кызлары Ясминә белән лаеклы чыгыш ясады. Алар бөтен республикадан шундый ук энергияле һәм уңай карашлы гаиләләр белән өч искиткеч көн үткәрделәр. Ярышларда чын позитив заряды, көчле хис-кичерешләр, көлү, юмор булды. Әлбәттә, яңа дуслар барлыкка килде. Уеннарда катнашу менә нәрсә бүләк итте. Балтачлылар барлык ярышларда, мастер-классларда һәм күңел ачу программаларында актив катнаштылар, бердәмлек, спорт рухы һәм яхшы кәеф күрсәттеләр.
"Мондый чаралар онытылмаслык тәэсирләр генә биреп калмый, гаилә татулыгын да ныгыта, яңа җиңүләргә илһамландыра һәм актив, сәламәт яшәү рәвеше үрнәге күрсәтә! Нәфис һәмСветлана гаиләсенә, кызлары Ясминәгә районыбызны шундый матур итеп күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сез булдырдыгыз!"—дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Суфияновлар бу чараны кызыклы аралашу, танышу, күңелле стартлар итеп исендә калдырырлар.