"Тагын бер яшь гаилә "Русия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" Русия Федерациясе дәүләт программасының "Гражданнарга торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү"ведомство максатчан программасы кысаларында социаль түләүгә ия булды.
Альгиз белән Эльвинаны, аларның балалары Диләрәне, Исламны, Инсафны котлыйм һәм иминлек, бары тик шатлык һәм бәхет телим!"-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Гаиләгә бәхетле киләчәк телибез.