Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар , 13:16

МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү йөзеннән

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган чара Иске Тимкә урта мәктәбендә үтте.

МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү йөзеннән
МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү йөзеннән

Иске Тимкә урта мәктәбе укучылары "Минем милли ризыгым "республика флешмобына кушылдылар Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган. Чараның төп максаты кулинария күнекмәләрен үстерү һәм милли мәдәният белән танышу гына түгел, ә шулай ук МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү һәм яшьләр арасында патриотизмны ныгыту. Флешмоб кысаларында 7-11 сыйныф укучылары токмач – культурабызның традицион ризыгы әзерләделәр. Флэшмоб кысаларында әзерләнгән ризыклар гуманитар конвой тарафыннан МХО катнашучыларына җибәрелә. Һәркем яклаучыларыбыз белән горурланабыз һәм теләсә нинди ситуациядә аларга ярдәм итәргә әзер.

 

Автор:
Читайте нас: