Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар , 12:59

Хөрмәтле шәхесне соңгы юлга озаттылар

Балтач районының Почётлы гражданины, авыл хуҗалыгы фәннәре  кандидаты, 21 ел дәвамында партия район комитетының беренче секретаре булып көч салган Фатхуллин Гафурҗан Фәтхинур улын соңгы  юлга озату митингына бихисап балтачлылар җыелды. 

Хөрмәтле шәхесне соңгы  юлга озаттылар
Хөрмәтле шәхесне соңгы юлга озаттылар

Балтач районының Почётлы гражданины, авыл хуҗалыгы фәннәре  кандидаты, 21 ел дәвамында партия район комитетының беренче секретаре булып көч салган Фатхуллин Гафурҗан Фәтхинур улын соңгы  юлга озату митингына бихисап балтачлылар җыелды.

Килгәннәрнең Балтач районы тарихында якты эз  калдырган шәхес турында хатирәләре бихисап.

Гафурҗан Фәтхинур улы турында җылы истәлекләр яңгырады. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев остаз итеп күргән Гафурҗан Фәтхинур улының тырышлыгы, активлыгы, район тормышы өчен җан атып торуын дәлилләгән мисалларга тукталды. "Көчле рухлы шәхесләр мәңгелеккә китә. Аларның тәҗрибәләре, тормышка карашлары безнең өчен өлгеле. Римма Гадел кызы һәм Гафурҗан Фәтхинур улының тату, бердәм гаилә юлы барыбыз өчен дә үрнәк ул. Бәхил бул, остазым! Күңелләребездә якты  хатирәләр озак сакланыр",—дип күңел түрендәге уй-фикерләрен җиткерде.

 «БР Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясе рәисе, Уфа шәһәр округы башлыгы, якташыбыз Васимов Марат Васфи улы, Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумрусия һөнәри Берлегенең Башкортстан Республика оешмасы әгъзасы Харасов Рәшит Мирһади улы, Борай районының элеккеге Хакимият башлыгы Гафур Фәтхинур улы белән элемтәдә эшләгән Нурисламов Борис Шәрәфгали улы, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Танып” шифаханәсе директоры Кашшаф Ямалетдинов бай тормыш тәҗрибәсенә ия якташыбыз турында сөйләделәр. Хезмәт уңышлары өчен Гафурҗан Фәтхинур улы Xезмәт Кызыл Байрагы һәм ике "Почёт Билгесе" орденнары, күп санлы медальләр, БАССР Югары Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләнә.  «РСФСР авыл хуҗалыгының Социалистик ярышлары отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән,  "Балтач районының Почётлы гражданины" исеменә лаек шәхеснең исемен мәңгеләштерү турында фикер-үтенечләр яңгырады.

Туганнары исеменнән Рөстәм Зәки улы Хәмитов чыгыш ясады. Ул район өчен җан атып яшәгән Гафурҗан Фәтхинур улын озатырга килгәннәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Һәр кеше бер көнне фани дөньяны калдыра. Аның турында якты истәлекләр булганда кеше яшәвен дәвам итә кебек.

Таләпчән, тынгысыз, битарафлыктан ерак булган Гафурҗан Фәтхинур улы турында истәлекләр мәңгелек.

Хөрмәтле шәхесне соңгы  юлга озаттылар
Хөрмәтле шәхесне соңгы  юлга озаттылар
Хөрмәтле шәхесне соңгы юлга озаттылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: