"Бүген Гафурҗан Фәтхинур улы Фатхуллин вафатбулды. Минем яраткан остазларымның берсе, Балтач районының Почётлы гражданины, 20 елдан артык Балтач районының үсешенә багышлаган кеше вафат булды.Үз районын, туган җирен чын күңелдән яраткан кеше вафатбулды. 1965-1986 елларда Гафурҗан Фәтхинур улы район белән Партиянең Балтач район комитетының беренче секретаре сыйфатында җитәкчеле китә. 21 ел җитәкчелек итү дәверендә ныклы хуҗалыкчы туган районын үстерү, аның халкы өчен күп эшләр башкарырга өлгергән. Тәҗрибәле идарәче икътисадны, авыл хуҗалыгын ныгыту, торак һәм социаль объектлар төзү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Гафурҗан Фәтхинур улыда фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән, кандидатлык диссертациясен яклаган. Балтачрайоны файдасына эшләү Гафурҗан Фатхуллин өчен тормыш эшенә әверелә.Аның казанышлары лаеклы бәяләнде: фидакарь хезмәте өчен ике «Почет Билгесе» ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, «РСФСР авыл хуҗалыгының Социалистик ярышлары отличнигы»билгесе белән бүләкләнде. Гафурьян Фәтхинуровичны белгән һәркемнең хәтерендә белемле җитәкче, туган районының проблемаларын белүче, үз эше өчен җанын аткан, максатчан, энергияле һәм ихтыярлы кеше булып калачак. Ул район тарихында әһәмиятле эз калдырды, аның исеме Балтач районы тарихында мәңгегә калачак.
Хөрмәтле балтачлылар, якташлар! Гафурҗан Фәтхинур улы белән хушлашу митингы иртәгә, 25 гыйнварда, 11 сәгатьтә район мәдәният сараенда узачак",- дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Хәтер митингы турында якташларга мәгълүмат җиткергән.