Фатхуллин Г. Ф.
Балтач районы, киң җәмәгатьчелек олы югалту кичерде. Балтач районының Почётлы гражданины, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фатхуллин Гафурҗан Фәтхинур улы 95нче яшендә вафат булды.
Гафурҗан Фәтхинур улы 1930 елның 19нчы августында Иске Балтач авылында күп балалы гаиләдә туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә.
Гафурҗан Фатхуллин мәктәпне тәмамлау белән иген үстерү һөнәре буенча укырга ниятли. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Министрлар Советы боерыгы белән 5 студентка районның баш агрономы вазифасында эшләргә тәгаенләү кәгазе бирелә. Шуларның берсе Гафурҗан Фәтхинур улы Борайга районның баш агрономы буларак эшкә җибәрелә. Тәҗрибә туплагач Чалкак авылы МТСында хезмәт юлын дәвам итә. Авылда МТС бетерелгәч Гафурҗан Фәтхинур улы районның баш агрономы вазифасына тәгаенләнә. Гафурҗан Фатхуллин Борай район комитетының бюро әгъзасы итеп сайлана. Ары таба Гафурҗан Фәтхинур улы республиканың КПСС Өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Районнарны эреләтү сәясәте дәверендә Балтач, Борай, Тәтешле, Яңавыл, Краснокама, Калтасы районнары берләштерелә. Гафурҗан Фәтхинур улы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта идарәнең хәзерләүләр инспекциясе начальнигы эшен дә алып бара.
Илдә янә яңалык кертелә. Алты районны берләштерүнең киләчәге юклыгы күреп, Борай һәм Балтач районнарын кушалар. Ике районның берләшкән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты Фатхуллинны тәкъдим итә. Эксперимент уңай бәһа алмый, янә районнарга үзаллылык кайтарыла. Җитәкчелеккә ике кандидатура тәкъдим ителә, алардан Фатхуллин Гафурҗан Фәтхинур улы кандидатурасына тукталалар.
Гафурҗан Фәтхинур улы 21 ел дәвамында партия район комитетының беренче секретаре булып көч сала. Белеме буенча агроном район белән җитәкчелек иткәндә игенчелекне игътибар үзәгеннән төшерми. Яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Шулай ук терлекчелектә дә казанышлар була. Районга төрле юнәлешләр буенча Русиянең күчмә Кызыл байрагы , Башкортстанның күчмә Кызыл байрагы бирелә. Районда мәктәпләр төзү эше дә Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм Советлар Союзының күчмә Кызыл байрагы белән билгеләнүе төбәк тарихында калган хакыйкать.
Гафурҗан Фәтхинур улы хезмәт уңышлары өчен Xезмәт Кызыл Байрагы һәм ике "Почёт Билгесе" орденнары, күп санлы медальләр, БАССР Югары Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләнә. «РСФСР авыл хуҗалыгының Социалистик ярышлары отличнигы» билгесе, "Балтач районының Почётлы гражданины" исеменә лаек була.
Тормыш иптәше Римма Гадел кызы белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Һәркайсына югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар, 3 оныклары, 6 туруннары бар. Бер-берсенең кадерен белеп гомер иткән пар Русиядә булдырылган "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булдылар.
Балтач районының чын ватанпәрвәре, тырыш, тынгысыз шәхес, ихлас кеше Гафурҗан Фәтхинур улы турында якты истәлекләр район халкы күңелендә озак сакланыр. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Субушев И.Ә., Мәгъзүмов А.М., Галиакберов В. Р., Акберов Р.Ф., Гасыймҗанова И.Ә., Xәмитов А.Ә., Имаев С.X., Мөгтәбәров В.С., Галимҗанов Э. Р., Шакиров Д. М., Хөснуллин Р.Ш., Сафин Р.X.