Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар , 11:49

30 ел хезмәттә

Радим Мөҗиповны район да белмәгән кеше юктыр. Тимкә авылында гади колхозчы гаиләсендә  1954нче елда туган ул. Әтисе Мәүләви  абый бригадир булып үрнәкле  эшли.

30 ел хезмәттә
30 ел хезмәттә

Өч малай үсә гаиләдә. Әнисе  Заһирә апа  “Өч  өметем, өч таганым” дип куанып яшәде,  тырышып эшләде.  Тәртип, үгет – нәсихат үсмерләр өчен көн таләбе булды.Уразай урта мәктәбендә урта белем ала Мөҗипов. Хәер, бу эштә армия сафларында хезмәт итүче Фәнгать Хаҗимуллинның  да роле бик зур була. Аның әнисе – Хәлимә әбинең-Фәнгате Польша Демократик Республикасының Свидница шәһәрендә хәрби хезмәттә була. Берүзе калган Хәлимә әби Радимны фатирга кертә, (бала җанлы иде мәрхүмә) көндә диярлек Фәнгать белән хатлашып торалар. Элемтә файдалы була. Якташына  хәрби хезмәтнең  нечкәлекләрен өйрәтә, Фәнгать Радимны тырышып укырга һәм һичшиксез органнарда хезмәт итәргә хәзерләнергә кыстый. Озакка сузылган әңгәмәләрдән соң, Радим катгый карарга килә. Яхшы укуына нигезләнеп, абыйларыннан үрнәк алып колхоз эшләрендә эшләп йөри, спорт белән шөгыльләнә. Туганнары Радимның теләген хуплыйлар. Авылның башлангыч комсомол оешмасының актив әгъзасы, яшь үрнәкле активист.
1972 нче ноябрьдә Радим чик буе гаскәрләрле составына хәрби хезмәткә алына. 6 ай укыганнан соң кинолог хезмәтен үзләштерә, кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Тыңлаучан, бурычларны төгәл үтәүче Радим Мөҗипов мактаулы хезмәт итә, ике тапкыр вакытлы ялга кайта.Чик хезмәтен төгәл үти, берничә наградага лаек була. Аның уңышлары турында авылда да, укыган мәктәбендә дә билгеле  була. Намуслы хезмәте өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә. Армия сафларында уңышлы хезмәт итә. ВЛКСМ путёвкасы белән Эчке эшләр системасына эшкә урнаша. Монда ул төрле тармакларда уңышлы хезмәт итә. Бу һөнәрдә 30 ел хезмәт күрсәтә. Милиция органнарында фидакарь хезмәт үрнәкләре  күрсәтте.
 Быел Радим Мөҗиповка 70 яшь тулды. Хезмәттәшләре тантаналы шартларда Мөҗиповны ихлас котладылар. Чын дуслык еллар дәвамына сузыла.
 Тормыш иптәше  Альбина  белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр, алар югары белемгә ия булдылар. Альбина чын мәгънәсендә йортның өрлеге. Балалары, оныклары бәхетенә куанып яшиләр Мөҗиповлар. Бәхетле кешеләр алар . Кушылган эшне төгәл үтәп, өлгеле хезмәте өчен Халкыбыз хәвефсезлеген тәэмин итә барып, озак еллар тырыш хезмәтен бәһалап Мөҗипов Радим Мәүләви улын Почёт Грамотасы белән  бүләкләде.


 Әйе, һәр ир-егетнең Ватан алдында изге бурычы ул.

Хәнис XАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас: