Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2024, 11:21

"Теләкләр чыршысы"—хыялларны тормышка ашыру юлы

Тиздән махсус хәрби операциядә катнашучы балтачлыларның балалары үз бүләкләрен алачак. Районда «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды, анда теләгән һәркем катнашты.

 Ә беренчеләрдән булып игелекле эшне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев башлап, ике баланың теләген тормышка ашырырга ният белдерде. «Теләкләр чыршысы»ның шарларында балаларның исем шәрифе, хыяллары теркәлгән иде. Яхшы эш эстафетасын район Советы депутатлары алды. Янә район оешмалары, берләшмәләре җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар матур гамәлгә кушылды. Балаларның хыяллары белән кызыксынгач белдем. Кемдер волейбол тубы, кемдер аерым төсле маркерлар, кемдер тюбинг, стена турнигы һәм башка әйберләр турында кечкенәләр хыяллана икән. Акция кысаларында Балтач районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның 17 яшькә кадәрге балаларының теләкләре чынбарлыкка әйләнә. Алар төрле.

 «Теләкләр чыршысы»нда  шарчыкларда язылган теләкләр тормышка ашар. Дөньяда аяз күк йөзе булсын, якташларыбыз исән-сау туган җирләренә кайтсын дигән теләкләр барыбызны да берләштерә.

Шул ук көнне  Яңа ел чыршысы утларын рәсми рәвештә кабызу чарасы үтте. Театральләштерелгән тамашада Кыш Бабайлар Карсылулар мәйдан тотты. Әкиятләр геройлары белән бергә тамашачылар күңел ачты.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: