21 декабрьдә еБалтач районында "Гаилә" хезмәте белгечләре Иске Балтач авылының «Романтик» яшүсмерләр клубы белән берлектә чираттагы гаилә ялын үткәрделәр."Яңа бәйрәм - күп балалы гаилә көне уңаеннан. Гаилә елында бу дәүләт бәйрәме беренче мәртәбә билгеләп үтелә. Бәйрәмнәр календаренда ул гаилә тормышы һәм ана булуның мөһимлеген ассызыклау, күп балалы гаиләләрнең статусын ныгыту өчен барлыкка килде. Күп балалы гаилә көненә багышланган чарада буыннарны берләштерүче һәм тормышны мәхәббәт һәм рәхәтлек белән тутыручы зур гаиләләрнең традицияләре турында сүз алып барылды. Программада катнашучыларны уеннар, викториналар, мастер - класслар, иҗади номерлар, Кыш Бабай һәм Карсылу белән очрашулар көтте. Гаилә ялында катнашучылар иҗат һәм якыннары белән шатлык мохитендә үтте.