Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2024, 12:52

Якташлары көткәнен тойсыннар өчен

Тушкырлылар махсус операциянең беренче көннәреннән үк алар якташларга зур ярдәм күрсәтә. Бу эш ләвам итә.

Якташлары көткәнен тойсыннар өчен
Якташлары көткәнен тойсыннар өчен

Тушкыр авылы халкы элек-электән бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк алар якташларга зур ярдәм күрсәтә. Әле дә алгы сызыкка җибәрелгән гуманитар ярдәм җыюда бергәләп катнаша. Шушы көннәрдә биредә МХО зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү буенча акция оештырганнар, ә кайбер хуҗабикәләр токмачны үз өйләрендә кискәннәр. Гуманитар акциядә яшь һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар да бик теләп катнашты. Алар үз хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлыкны һәм игелекле хисләрне салдылар. Яратып әзерләнгән продукт, якташларга туган якларын, өй һәм әнинең җылы кулларын искә төшереп, чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк. Шулай ук халык  махсус операциядә катнашучыларга җылы әйберләр алып килде. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә якташлары зур рәхмәтле.

 

Якташлары көткәнен тойсыннар өчен
Якташлары көткәнен тойсыннар өчен
Якташлары көткәнен тойсыннар өчен
Якташлары көткәнен тойсыннар өчен
Автор:
Читайте нас: