Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь , 13:31

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар үсешен киметү өчен

2нче декабрьдә «Полиция һәм балалар» акциясе кысаларында «Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы»нда профилактик очрашу уздырылды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр һәм хокук бозулар үсешен киметү юлларын эзләү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен үтте бу чара..   

Балигъ булмаганнар арасында  хокук бозулар үсешен киметү өчен
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар үсешен киметү өчен

Җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмияткә ия бурычларның берсе, һичшиксез, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр һәм хокук бозулар үсешен киметү юлларын эзләү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттырудан гыйбарәт. Ведомствоара профилактика төркеме балигъ булмаганнар, шул исәптән төрле профилактика учетларында торучылар катнашында кылына торган хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән оператив - профилактика чарасы үткәрүне оештырды. 2нче декабрьдә  «Полиция һәм балалар» акциясе кысаларында «Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы»нда профилактик очрашу уздырылды. Укучылар алдында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Э. Д. Гарифуллина, прокуратура вәкиле Д. Р. Солтанов, гаилә хезмәте психологыФ. Г. Гарифуллина  чыгыш ясады. Шулай ук үсмерләргә районның Үзәк мәчете имам хатибе Ф.Н.Камалтдинов,  үзәк район хастаханәсе фельдшеры наркологы Г. А.Хәлиуллина , Балтач районы Хакимиятенең балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Г. Р.  Солтанова , Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләре инспекторы  А. Ф. Хөсәенова, Балтач районында эш белән мәшгульлек территориаль бүлегенең 1 категорияле инспекторы  М. Ф. Таҗетдинова,"Романтик"  яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече  Г. Х.Сәгъдиева әйтер сүзләре бар иде. Үз хокукларыңны һәм бурычларыңны, шулай ук закон алдында җаваплылыгыңны белү илнең юридик белемле халкын, ә шуның белән бергә Хокукый дәүләтне формалаштыруга ярдәм итә.Мондый очрашулар бик фәһемле.

 

Балигъ булмаганнар арасында  хокук бозулар үсешен киметү өчен
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар үсешен киметү өчен
Автор:
Читайте нас: