"Бүген Башкортстанның Югары карты (рухани) Геннадий Постов һәм Балтач районы карты Иван Айметов белән очрашу булды. Геннадий Павлович Башкортстан Республикасының мари традицион диннәренең үзәкләштерелгән дини оешмасын җитәкли. Районыбызда мари халкының мәдәни һәм дини мирасын саклау һәм ныгыту буенча берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштык",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.
Районда төрле милләт вәкилләре киләчәктә дә бердәм яшәренә өмет ныклы.