Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 10:00

Хаклы ялдагы якташ Үзбәкстанга барып кайтты

Тушкырлы Ирина Галиәхмәтова Самарканда булуы тәэссоратлары белән уртаклаша.

Хаклы ялдагы якташ Үзбәкстанга барып кайтты
Хаклы ялдагы якташ Үзбәкстанга барып кайтты

"Иң матур тәэссоратлары белән Самаркандтан Тушкыр авылында яшәүче Ирина Галиәхмәтова кайтты. Ул " Башкорт-үзбәк озын гомерлелек. Туризм " дөньяның иң борынгы шәһәрләренең берсендә булды! Проект 55+ (хатын-кызлар өчен) һәм 60+ (ирләр өчен) яшькә җиткән, шулай ук тиешле еллар эшләгән пенсионерлар булган, республика территориясендә даими теркәлү урыны булган Русия Федерациясе гражданнары өчен гамәлгә ашырыла.

Бу һәм "Башкорт озын гомерлелек. Туризм" проектының башка турлары турында  https://долголетие.соцтуризмрб.рф  сылтама буенча белергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат алу өчен шулай ук Балтач районы хакимиятенә 83475321066 номеры буенча эшмәкәрлек һәм туризм буенча баш белгеч Айсылу Җиһангировага мөрәҗәгать итәргә мөмкин",—дигән постны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

 Өлкән яшьтәгеләргә  илебезне һәм башка илләрне күрергә форсат бар. Анда барырга теләгән һәркем өчен мөмкинлекләр ачык. Файдаланып калыгыз. Тәэссоратлар күп булыр.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: