Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 13:58

Аналар көне уңаеннан

Бүген Уфа шәһәренең "Башкортостан" дәүләт Концертлар залында уза торган тантаналы чара шушы искиткеч датага багышланды. Анда балтачлылар катнашты.

Аналар көне уңаеннан
Аналар көне уңаеннан

"Традиция буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Русиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүген Уфа шәһәренең "Башкортостан" дәүләт Концертлар залында уза торган тантаналы чара шушы искиткеч датага багышланды. Чарада Балтач районыннан «Янычар» позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Эльмира Хәйбрахманова, махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташның әнисе Рита Шәйхаттарова һәм МХО катнашучыларына ярдәм итү буенча волонтерлык штабы активистларының берсе Асель Зарипова катнаша. Ышанам ки, сөекле хатын-кызларыбыз ял итәрләр һәм бөтен республикадан килгән шундый ук көчле рухлы хатын-кызлар белән уңай һәм яхшы аралашудан көч, энергия җыярлар",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

 Башкалада үткән чара һәммәсенең күңелендә якты истәлек булып калсын.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: