Иске Янбай мәдәният йортында “Яшәгез сез, мәңге яшь булып”- дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Матур итеп әзерләнеп килгән әбиләр, апалар, күчтәнәчләр белән чарага рәхим килде. Бәйрәмне Рәзинә Ханова эчтәлекле итеп алып барды. Авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Мөбәрәк улы Ахунов кичәне ихлас котлау сүзләре белән ачып җибәрде. “Авыр һәм болгавыр заманда төшенкелеккә бирелми, бердәм-тату булып, аралашып яшәгәндә генә кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз”- диде җитәкче.
Авыл старостасы Фирдәвес Тимерхан улы олыларга матур котлау сузләрен житкерде.
Гармун моңнары да кичәгә ямь бирде. Илһам Шәймөхәмәтов үзенең моңлы жырларын, баянда уйнап, килгән авылдашларын
яшьлек җырларын да искә төшереп бергәләшеп җырлатты.
Сый-нигъмәтле чәй өстәле артында килгән тамашачы җылы аралашып, фикер алышты. Мондый чаралар күңелләргә ямь бирә, борчуларны оныттыра, мәшәкатьле тормышка рухи байлык бирә, дуслыкны ныгыта.