Өлкәннәр көнен бөтен җирдә – 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. Сүз уңаеннан, дата очраклы гына сайланмаган: картлык-ул алтын вакыт, билгеле булганча, көзне дә алтын вакыт дип атыйлар, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезонның иң кызган вакытында махсус көн бүлеп бирергә карар кылынды. Мишкә авыл китапханәсе, Мишкә мәктәбе белән берлектә, "Күңел белән һәрвакыт яшь"дигән әдәби - музыкаль программа үткәрде. Чара Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Р. Гафурҗановның котлавы белән башланып китте. Олы кунакларыбызга рәхмәт сүзләре, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләкләре яңгырады. Аннары башлангыч мәктәп укучылары матур җырлар башкардылар һәм биюләр белән сөендерделәр. "Шалкан " әкияте күренешен аеруча кызыклы итеп тәкъдим иттеләр. Балалар кунакларга үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Чара фотога төшү һәм чәй эчү белән тәмамланды.