Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь , 17:28

Бөтенрусия фәнни – гамәли конференциясендә

Галим, профессор, якташыбыз-Балтач районыннан чыккан Әхнәф Ибраһим улы Харисовның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Бөтенрусия фәнни – гамәли конференциясендә
Бөтенрусия фәнни – гамәли конференциясендә

"Галим, профессор, якташыбыз-Балтач районыннан чыккан Әхнәф Ибраһим улы Харисовның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган «А.И. Харисовның фәнни мирасы һәм гуманитар белемнең актуаль проблемалары» Бөтенрусия фәнни - гамәли конференциясендә катнаштым.

Форум Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында узды. Без данлыклы якташыбыз белән горурланабыз!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Тел байлыгын,  әдәбият үзенчәлеген өйрәнгән якташыбызның фәнни мирасы бүген дә галимнәрнең игътибар үзәгендә. Милли проектларга ярашлы, әдәби ядкәрне киләсе буынга җиткерү көн кадагында. Фәһемле чара.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: