Балтач үзәк китапханәсе, Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе белән берлектә, булачак сайлаучыларны сайлаулар турындагы законнар белән таныштыруга, сайлауларга игътибар җәлеп итүгә, яшьләрнең гражданлык җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән "Яшь сайлаучы" хокукый рингын уздырды. Чарага Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре укучылары чакырылган иде. Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Хаматнурова Р. Х. чарада катнашучыларны кыскача Русия Федерациясендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уздыруның төп кагыйдәләре, яшь сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Ринг алты геймнан торды, анда командалар алып баручыларның һәм көндәш командаларының сорауларына җавап бирделәр, вакытлыча сайлау хокукына кагылышлы сүзләрне язып алдылар. Каты көрәш нәтиҗәсендә 2 нче команда (Иске Балтач 2нче мәктәбе ) берничә баллга аерма белән 1 нче команданы җиңде (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе ). Шәхси беренчелектә Закирова Регина ( 2 нче урта мәктәп) җиңү яулады.