Тормыш үз кануннары белән бара. Гаилә елында гаилә коралар, нарасыйлар дөньяга килә. Бу бик матур күренеш. Районыбызда яшьләр гаилә корып биредә яшәргә калулары шатлыклы вакыйга, берсүзсез. Ә Гаилә елында гаилә корулары онытылмас тантананы чагылдырган фотосурәтләр, теләкләр, бүләкләр шәхси архивларында сакланыр. Чираттагы оператив киңәшмә нәкъ шундый күңелле мизгелләрдән башланды.
Табиб-терапевт шәфкать туташы Аскарова Элиза Руслановнаны никахы белән котладылар. Баш табиб Салават Фаат улы Гыйльметдинов истәлекле бүләк тапшырды һәм коллегабызга гаилә бәхете, ихлас күңелдән аңлашу һәм иминлек теләде! Аннары тәүлек буе эшли торган стационар эше турында отчёт белән баш табиб урынбасары вазифасын башкаручы С.М. Суфиянова чыгыш ясады. Амбулатория-поликлиника хезмәте мөдире Абрарова А.В. эшчәнлек турында сөйләде, лаборатория хезмәте эшенә М. М. Сафина лабораториясе мөдире анализ ясады.