"Чираттагы эшмәкәрлексәгатен күчмә режимда үткәрдек: яңа урында булдым-Гүзәл Камалтдинова психологик консультация кабинетын ачты! Психологик ярдәмне монда һәркем: яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә, балалар да ала алачак. Гүзәл Рәфис кызы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә психологик ярдәм күрсәтә",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Вакыт олы сынаулар куйган дәвердә яшибез. Тормыш куйган имтиханнарда җиңеп чыгу өчен кем дә киңәшкә мохтаҗ. Гүзәл Рәфис кызы барысына да ярдәм кулы сузар, игътибарны тиешле өлкәгә юнәлтер, сорауга бергәләшеп җавап табарсыз. Киңәшле эш таркалмый, дип бер дә юкка әйтмиләр бит. Уңышлар гына телисе килә.